news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсенең "Нур" ансамбле 15 еллыгын билгеләп үтәчәк

Юбилей концерты "Төньяк" татар мәдәни-ял үзәгендә булачак.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). 2019 елның 21 апрелендә Омск өлкәсенең Тара шәһәре “Дуслык Йорты" милли мәдәният берләшмәсе татар мәдәнияте үзәгенең «Нур» халык ансамбле юбилей концерты узачак. Чара "Төньяк" татар мәдәни-ял үзәгендә булачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • "Нур” ансамбле сәхнәгә беренче тапкыр 2004 елның 25 апрелендә чыга.

”Нур” ансамбленең иҗади эшчәнлеге татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. Ансамбль эшләгән елларда зур репертуар туплаган, алар арасында татар композиторларының әсәрләре дә күп.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100