Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омск өлкәсенең “Мәдәният” татар автономиясендә яңа җитәкче билгеләнде
Камил Сәйфуллин 2008 елдан башлап иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә.
(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”). Омск өлкәсе татарларының “Мәдәният” милли-мәдәни татар автономиясенә яңа җитәкче итеп Камил Сәйфулли билгеләнде. Бу хакта Омск өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе сайтында хәбәр ителә.
Яңа вазифага керешкән Камил Сәйфуллин 2008 елдан башлап иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә. Ул 2017 елның маенда “Мәдәният” татар милли-мәдәни автономиясенең җәмәгатьчелек белән элемтә җитәкчесе итеп билгеләнгән иде, диелгән әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз