news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсенең Үләнкүл авылында Себер татарлары утары ясыйлар

Утарның тантаналы ачылышы быел 11 июльгә билгеләнгән.

(Казан, 5 май, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Омск өлкәсе Большеречье районының Үләнкүл авылында Себер татарлары утарын төзекләндерү эшләре бара. Барлык корылмаларның һәм йортның түбәсе XX йөз башын хәтерләтә. Бу хакта Омск өлкәсе татарларының төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайтында хәбәр ителә.

Омск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Радик Миңнеханов сүзләренчә, кункаларны каршы алу быелгы елның 11 июленә планлаштырылган. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы килешүе буенча, бу көнне Үләнкүл авылына Омск, Төмән өлкәләреннән, Татарстаннан һәм Казахстаннан кунаклар көтелә. Чара Иртыш елгасы ярларында, Көнбатыш Себер һәм Казахстанда яшәүче татарларны берләштерәчәк.

Үткән көздә утарны төзү өчен авыл уртасында Үләнкүл исемле күл буеннан йорт сатып алына. Әлеге территориядә талдан үрелгән койма эшләнгән. Су алу өчен кое-казылган һәм йорт янында кирәкле хуҗалык корылмалары, сарайлар төзелгән. Ә менә тәрәзә рамнарын һәм йөзлекләрен буярга кирәк. Кунаклар килүгә ике ай эчендә барлык эшләр дә эшләнеп бетәргә тиеш.

Әлеге эш «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы проекты нигезендә башкарыла. Аны Президент грантлары Фонды хуплаган һәм 2020 ел ахырына кадәр гамәлгә ашырыла. Себер татарлары яшәгән бу җирдә әле гореф-гадәтләр дә, тел дә сакланган. Җирле халык әлеге утарны Омскның күпчелек компанияләре өчен туристик маршрут составына, шулай ук «Старина Сибирская» («Борынгы Себер») тарихи-мәдәни комплексына кертелер дип өметләнә.

Авыл мәктәбе шагыйрь, Советлар Союзы герое Муса Җәлил исемен йөртә. 2016 елда биредә аның бюсты да куелган. 

Бохарчылар чыгышлары белән Бохара ханлыгыннан (хәзерге Үзбәкстан территориясе) булган этногруппа. Документларда «бохарчы» дигән милләт 1930 елга кадәр очрый. Хәзерге көндә бу сүз белән Бохара шәһәрендә яшәүчеләрне генә атыйлар. Омск өлкәсендә бохарчылар нигез салган торак пунктлар да бар: Үләнкүл, Яланкүл, Кысатау, Тусказан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100