news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсенең Каракүл татар авылында янгын сәбәбен тикшерү нәтиҗәләре билгеле

Үләнкүл авылы башлыгына ваемсызлыкта гаепләү белдерелгән, ул 9 млн компенсация түләгән инде.

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Каракүл авылында зур янгынны тикшерү тәмамланды.

Аның нәтиҗәләре буенча, Үләнкүл башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшинага ваемсызлыкта, аерым алганда, минераллаштырылган полосалар һәм янгынга каршы башка әзерлек булмауда гаепләү белдерелгән. Бу хакта «Омск яңалыклары» хәбәр итә.

Ләйлә Мөхәммәтшина судта үз гаебен таныган һәм 9 млн компенсация түләгән инде. Шуңа бәйле рәвештә, Тикшерү комитеты карарны штраф нигезендә үтәтүне сорап, эшне судка тапшырган.

Янгын нәтиҗәсендә 14 торак һәм 11 торак булмаган бина, бердәнбер булган кибет тулысынча янып беткән. Әмма авыл халкы Мөхәммәтшинаны яклый, чөнки, алар фикеренчә, башлык фаҗигане булдырмый калырга тырышкан, ә аннары янган йортларны сүндерергә ярдәм иткән һәм зыянны каплаган.

«Әмма шулай килеп чыкты... 27 апрельдән янгыннар белән көрәшәм. Ут Колосов районы ягыннан килде һәм Үләнкүл авылына барып җитте диярлек, тик без бу уттан котыла алдык. Әмма янгын көчле давыл аркасында кабатланды. Су басудан соң күл янында камышлар күп булды — бездә бары ике бәла, әле корылык, әле су басу.. », - ди Мөхәммәтшина.

Ул үзен гаепле дип санамавын, чөнки янгынны булдырмас өчен кулдан килгәннең барысын да эшләвен әйтә. «Хәзер барысы да камышларны кисмәдең, дип мине гаепли. Аларны җыю өчен миңа сазлыкка керергә дә батып үләргә кирәк идеме соң?» — диде ул.

Искәртеп узабыз, Каракүлдә йортларның һәм корылмаларның яртысын диярлек юк иткән зур янгын 6 майда булган иде. Ул чакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 3 миллион сум матди ярдәм бүлеп бирергә кушты, ә «Миллиард.Татар» сайты аларга акча җыя башлады.

ТР Президенты, Омск өлкәсе губернаторы һәм дөньяның төрле илләреннән битараф булмаган татарлар ярдәме белән янган һәм зыян күргән биналарны сентябрьгә кадәр торгызу планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100