news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсенең Черталы авылы халкы Сабан туе уздырган

2010 ел халык санын алу нәтиҗәләре буенча, авылда 185 кеше яши дип исәпләнә.

(Казан, 13 август, "Татар-информ"). Омск өлкәсенең 200дән дә ким кеше яшәгән Черталы авылында Сабан туе узган. Бу хакта Омск татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Милли бәйрәм 11 августта үткәрелгән. Чарада җирле үзешчәннәр һәм башка җирлекләрдән килгән артистлар чыгыш ясаган. Кунаклар арасында Омскидан, Павлодардан, Муремцевск районнарыннан килүчеләр булган, диелә хәбәрдә. 
 
2010 ел халык санын алу нәтиҗәләре буенча, авылда 185 кеше яши дип исәпләнә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot