news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсенең Борынгы Әшевән авылында мәчет ачылды

Борынгы Әшевән авылы 1226 елда барлыкка килгән.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Борынгы Әшевән авылында мәчет ачылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчетнең барлыкка килүе, төзелеше авыл халкының, эшкуарларның ярдәме белән булды.

Борынгы Әшевән авылы 1226 елда барлыкка килгән. Башка татар авылларындагы кебек, бу авылда да мәчет булган, атеизм чорында ул юк ителә. Хәзер, озак тукталыштан соң, авылда яңадан азан тавышлары яңгырады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot