Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Омск өлкәсенең «АЮ» Татар яшьләре берлеге иҗтимагый оешма буларак теркәлде
Оешманың төп юнәлеше — яшьләр белән эшләү.
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең «АЮ» Татар яшьләре берлеге иҗтимагый оешма буларак теркәлде. Аның җитәкчесе итеп Рөстәм Әхмәтчанов билгеләнде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Оешманың төп юнәлеше — яшьләр белән эшләү. «АЮ»Татар яшьләре берлеге даими рәвештә семинарлар, диспутлар, түгәрәк өстәлләр, кичәләр, конкурслар үткәрә. Ел саен иң актив яшьләр Казанда уза торган татар яшьләре форумнарына һәм көннәренә, Себер татар яшьләре фестиваленә җибәрелә.
Оешма вәкилләре ветераннар белән эшли, төрле чараларда катнаша. Яшьләр үзәге активистлары тарафыннан апрель аенда, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз