Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омск өлкәсендә янган Каракүл авылы халкына яңа йортлар җиткергәннәр
Каракүл авылының 360 еллыгын билгеләп үттеләр.
(Омск, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Омск өлкәсе Каракүл авылында май башындагы янгында зыян күргән унике гаилә яңа йортларга күчкән.
Кичә Каракүл авылының 360 еллыгын билгеләп үттеләр. Тантаналы чарада өлкә губернаторы Александр Бурков, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Россиянең 22 төбәгеннән җыелган туган як тарихын өйрәнүчеләр катнашты.
Янгында зыян күргән һәр гаилә бүгенге көндә яңа йортына урнашкан. Өйләрне агач бүрәнәләрдән, бруслардан җиткергәннәр. Аларда яшәрлек, ләкин төзекләндерү эшләре әлегә тәмамланмаган. Төп эш буларак, мич чыгарасылары калган. Авылга газ кермәгәнлектән, өйләрне утын белән җылыталар.
«Без бүген Каракүлнең 360 еллыгын да, авылның янгыннан соң төзекләндерүен дә бәйрәм итәбез. Губернатор янгын булган көннән алып, бүгенгә кадәр төзекләндерү эшләрен шәхси контролендә тотты. Аңа зур рәхмәт», — диде Васил Шәйхрәзиев.
Ул Казаннан ике мең километр читтә яшәүче татарлар телләрен, мәдәниятләрен саклап калуларына соклануын белдерде.
Авыл халкын һәм кунакларны өлкә губернаторы сәламләде. «Телегезне, мәдәниятегезне, динегезне саклап торганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Тормыш сезнең тырышлыгыгыз, җиргә мәхәббәтегез белән алга бара», — диде Александр Бурков.
Каракүл һәм тагын берничә татар авылын берләштергән Үләнкүл авылы советы башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина янгында зыян күргән гаиләләргә матди ярдәм иткәннәре өчен Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурковка һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт җиткерде. «Себернең тыныч кына җирендә урнашкан авылыбызга көтмәгәндә кайгы килде. Без берләшеп, авырлыкларны җиңеп чыктык. Безгә бөтен дөнья буйлап сибелгән татарлардан ярдәм килде. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез», — диде авыл советы башлыгы.
Тантаналы чарадан соң, Александр Бурков белән Васил Шәйхрәзиев берничә яңа йортны карап чыкты. Аннары бөтен кунаклар авыл халкы белән берлектә «Дуслык» аллеясенә беренче агачларны утыртты.
Шатлыклы көн уңаеннан, һәр яңа йортның ишегалдында пылау яисә шашлык пешерәләр иде. Кунаклар да бәйрәм ризыгыннан авыз итеп карый алды. Һәркемнең кәефе бүген яхшы иде. Һәр йортта Омски өлкәсе һәм Татарстан Республикасы хакимиятенә авылны төзекләндерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре ишетелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз