news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә "Татар мәгарифе көннәре" үтәчәк

Омск өлкәсе Үләнкүл авылындагы татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытылган урта мәктәптә Татарстан укытучылары мастер-класс бирәчәк.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Омск өлкәсендә 8 декабрьдә Татар мәгарифе көннәре башлана. Омск өлкәсенең “Мәдәният” Татар милли-мәдәни автономиясеннән хәбәр итүләренчә, программаның төп чаралары Большеречье районы Үләнкүл авылы урта мәктәбендә көтелә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Татар мәгарифе көннәре" кысаларында, Татарстан укытучылары мастер-класслар бирәчәк, Омск өлкәсе Мәгариф министрлыгы, “Мәдәният” татар оешмасы вәкилләре катнашында мәгариф мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл”ләр үткәреләчәк. 

Үләнкүл авылы өлкәдә этномәдәни компонентлы, татар һәм әдәбиятын укытучы төп милли мәктәп булып тора. Ел саен биредә татар теленнән олимпиада оештырыла. Җиңүчеләр Татарстанда Россиякүләм олимпиадада катнаша. Шулай ук өлкәдәге тагын сигез мәктәптә татар теле факультатив дәрес буларак укытыла.  

Омск өлкәсендә “Мәдәният” Татар милли-мәдәни автономиясе 1998 елдан эшләп килә. 2018 елда аңа 20 ел тулачак. “Мәдәният” өлкәнең “Алмаз” татар иҗади халык студиясен, Большеречье, Колосовск, Омск, Муромцево, Седельниково, Тара, Тевриз, Усть-Ишим районнарындагы татар мәдәни үзәкләрен берләштерә. Бүгенге көндә Омск өлкәсендә 36 татар иҗат коллективы исәпләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100