news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәрендә дин әһелләре белән очрашу булачак

Чара сорау-җавап форматында узар дип планлаштырыла.

(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Иртәгә, 23 мартта, Омскида Татар мәдәнияте көннәре кысаларындагы чарада катнашучылар дин әһелләре белән очрашачак. Бу хакта Татар мәдәнияте көннәрен оештыручылар хәбәр итә.
 
Чара сорау-җавап форматында узар дип планлаштырыла. Очрашуда Омск шәһәре һәм Омск өлкәсе Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Дәүләт хәзрәт Балтабаев катнашачак.
 
Сүз уңаеннан, Омскида Татар мәдәнияте көннәре 23-25 март көннәрендә узачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100