news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә «Татар кызы-2019» бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Конкурста 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсендә кызларны «Татар кызы-2019» конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурста 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге кызлар катнаша ала. Бу хакта Омск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.

Оештыру комитеты өлкән яшьтәге конкурсантларга катнашу хокукын үзе хәл итә. «Татар кызы-2019» татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен яңадан торгызу, саклап калу һәм үстерү, рухи мирасны яшь буын вәкилләренә тапшыру максатында үткәрелә. 

Бәйгедә катнашу өчен туган телне ирекле белү һәм аны өйрәнүгә омтылыш; татар халкының этник тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белү; иҗади, креатив сәләтләргә ия булу; матур кыяфәт, 160 сантиметрдан да ким булмаган буй-сын кирәк һәм бала әнисе булмау шарт.

Конкурста катнашу өчен гариза-анкетаны тутырырга һәм 21 октябрьгә кадәр: tatarlar-omsk@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Тыңлау 26 октябрьдә була. Кызлар үз визиткаларын тәкъдим итә һәм әңгәмә уза. Ике минуттан да арттырмыйча, катнашучы үзе, гаиләсе, мавыгулары, укуы, эше турында ирекле рәвештә сөйләргә тиеш.

Иҗади номерларда бию, вокал номеры, шигырь сөйләү, музыка коралында уен, театральләштерелгән этюд, рәсем ясау, башка осталыкларны, сәләтләрне һәм талантларны тәкъдим итү каралган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100