news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә төрки халыкларның беренче корылтаена ике йөзләп кеше җыелачак

Съездга Казахстан һәм Татарстан делегациясе киләчәк.

(Казан, 16 август, “Татар-информ”). 18 августта Омск өлкәсендәге Тара шәһәрендә узачак төрки халыкларның Беренче корылтаена ике йөзләп кеше җыелыр дип көтелә. Съездны “Мәдәният” татар милли-мәдәни автономиясе оештыра. Бу турыда автономиянең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Чара Омск һәм Омск өлкәсе җәмәгать эшлеклеләрен һәм милли-мәдәни үзәкләрне берләштерү максатында оештырыла. 

“Делегатлар Казахстаннан, Төмәннән, Свердловск, Новосибирск өлкәләреннән һәм Татарстаннан киләчәк. Чарада дин эшлеклеләр дә катнашачак. Алар арасында Себер мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре һәм Тара һәм Тюкалы епискобы Савватий да булачак”, - дип сөйләгән автономия идарәсе рәисе Радик Миңнеханов.

Корылтайда телне, мәдәниятне саклау һәм үстерү, яшьләрне иҗтимагый эшчәнлеккә тарту, хакимият, мәгариф, мәдәният учреждениеләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак. Алга таба Корылтайны ике елга бер тапкыр уздыру планлаштырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100