news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә Себер татарларының борынгы ишегалдын төзекләндерәләр

«Мәдәният» төбәк татар автономиясе җирле халыктан йорт сатып алган, территорияне чистарткан, ишегалларын ясау һәм йортны ремонтлау эшләрен башлаган.

Омск өлкәсендә Себер татарларының борынгы ишегалдын төзекләндерәләр
tatar-congress.org

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Омск өлкәсендә Себер татарларының борынгы ишегалдын төзекләндерәләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Җирле татар халкы иҗтимагый оешмалар ярдәме белән үзләренең мәдәни мирасын саклау белән кызыксына. Авылга элеккеге җәлеп итүчәнлекне кайтару өчен, «Мәдәният» төбәк татар автономиясе хәзер амбициоз проектны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә. Большеречье районындагы Үләнкүл авылында «Старина сибирская» мәдәни комплексы аналогын булдырырга планлаштыралар.

Җәмәгатьчелек уйлавынча, «Мирас» этнография һәм авыл туризмы комплексына Себер татарының 19-20 гасырда реконструкцияләнгән йорты һәм ишегалды керәчәк. «Мәдәният» төбәк татар автономиясе җирле халыктан йорт сатып алган, территорияне чистарткан, ишегалларын ясау һәм йортны ремонтлау эшләрен башлаган. Президент гранты ярдәмендә 3 млн сум акча алганнар, миллион сумны җәмәгать эшлеклеләре үзләре җыйган.

Борынгы һәм мәдәни мирас комплексын тулыландыру проблемасы туарга тиеш түгел, биредә Муса Җәлил исемендәге мәктәптә татар тарихы буенча өч музей эшли, ди оештыручылар.

Музей караучысы Сиятин Чумаров сөйләгәнчә, 1970 елларда Үләнкүл авылында яшәүчеләрнең күбесе этнографларга һәм Омск дәүләт университетының этнография һәм музейны өйрәнү кафедрасы студентларына экспонатлар биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100