news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә Себер татарлары йорты торгызылачак

2020 елның язында Үләнкүл авыл җирлеге беренче туристларны кабул итәчәк.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсе Большеречье районы Үләнкүл авылында Себер татары йорты торгызыла. Бу турыда Омск өлкәсе төбәк милли-мәдәни мохтариятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Үләнкүл авылы Омск шәһәреннән 300 км ераклыкта урнашкан. 1651 елда авылны бохарачылар төзегән һәм Себер татарларының туган телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калганнар.

2019 елда Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе Омск өлкәсе территориясендә «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы урыны булдыруга Президент гранты фондыннан финанс ярдәм алды.Бу елның июлендә проектны әзерләү һәм гамәлгә ашыру башланды, аны 2020 елның декабрендә төгәлләү планлаштырыла.

Проект кысаларында Себер татарларының традицион матди һәм рухи мәдәнияте элементларын - торак һәм хуҗалыклар, кәсеп, кием-салым, аш-су әзерләү, фольклорны бердәм челтәргә берләштерү күздә тотыла.

Үләнкүлдә беренче булып Себер татары йорты һәм ишегалды булдыру бурычы тора. Узган җәйдә оештыру комитеты авыл үзәгендәге йортны яңадан җиһазлар һәм ишегалларын төзү өчен сайлады.

2020 елның язында Үләнкүл авыл җирлеге беренче туристларны кабул итәчәк. Бу вакытта кунаклар өчен тарихи-этнографик, мәдәни-танып белү һәм сәүдә-күңел ачу функцияләрен кертеп, татар гореф-гадәтләренә нигезләнгән программа эзерләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100