news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә "Печән базары" фестивале була

Казанда ел саен үткәрелә торган "Печән базары" фестивале быел Омск өлкәсендә дә уздырылачак.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Казанда ел саен үткәрелә торган "Печән базары" фестивале быел Омск өлкәсендә дә уздырылачак. "Заман" татар мәдәни үзәге җитәкчесе Чулпан Фәтхетдинова хәбәр итүенчә, заманча татар мәдәни фестивале 26 августта Халыклар дуслыгы скверында үткәреләчәк. 
 
Фестивальдә осталар калфаклар, бизәнү әйберләре, сувенирлар ясарга өйрәтәчәк. Кунакларга җыр-биюләр, татар халкы тарихына кагылышлы кызыклы лекцияләр, рәссамнар остаханәсе, балалар мәйданчыгы, әлбәттә инде, татар милли ризыкларын әзерләү буенча остаханәләр тәкъдим ителер дип планлаштырыла. 
 
Чараның төп вакыйгасы - мода күрсәтү һәм Себернең иң зур чәкчәген пешерү булачак, диелә хәбәрдә. 
 

 

Фестиваль современной татарской культуры "Печән базары" (" Сенной базар"). 26 августа сквер Дружбы народов превратится в островок национального колорита татарской культуры. На территории Этно будет работать аллея мастеров, где пройдут мастер-классы по изготовлению татарских женских головных уборов, украшении и сувенирной продукции. Также будут представлены творческие, танцевальные, вокальные мастерские, познавательные лектории о истории и жизни татар, литературная зала, мастерская художников, детская площадка и, конечно же, мастер-классы по приготовлению блюд татарской кухни. Главными событиями фестиваля станут показ мод и приготовление самого большого сибирского чак-чака.

Публикация от Чулпан (@chulpan.fahrutdinova)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100