news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсендә Муса Җәлилнең истәлеген мәңгеләштергәннәр

Якын арада Үләнкүл мәктәбенә Муса Җәлил исеме биреләчәк.

 (Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсе Большереченск районы Үләнкүл авылында "Россия даны аллеясе" патриотик проекты кысаларында татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган.

Тантаналы чарага кеше күп килгән. Советлар Союзы герое бюстын уку бинасы территориясенә урнаштырганнар. Мемориал куярга авыл халкы тәкъдим иткән, бу идеяне чынга ашыруда Россия хәрби-тарихи җәмгыять ярдәм иткән.

Тантаналы чарадан соң патриотик тәрбия дәресе үткәрелгән.

"Яшь буынның үз тарихын, геройларын белүен телим", - дип белдергән "Россия даны аллеясе" проекты авторы Михаил Сердюков.

Муса Җәлилгә һәйкәл ачылганнан соң мәктәп уку программасында да үзгәрешләр көтелә. Әдәбият һәм тарих дәресләрендә Бөек Ватан сугышы елларын өйрәнгәндә геройның батырлыкларын да искә төшерәчәкләр. Якын арада мәктәпкә Муса Җәлил исеме биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot