Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Омск өлкәсендә көзге Сабан туе үткәреләчәк
Бәйрәм чарасы онлайн режимда узачак.
(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсендә татар халкының Сабан туе бәйрәменә багышланган чараны көз онлайн режимында үткәрергә булганнар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без конкурслар уздырачакбыз, яраткан коллективларның һәм башкаручыларның концерт программасын күрсәтәчәкбез, котлаулар кабул итәбез. Чара программасында теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен гариза тутырырга һәм аны безгә җибәрергә кирәк», — ди оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз