news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсендә борынгы мәчетне торгызырга алынганнар

Омск өлкәсенең “Иртыш” татар милли-мәдәни үзәге тарафыннан Тәүриз районының Байбы авылында борынгы мәчетне торгызу карары кабул ителгән.

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Омск өлкәсенең “Иртыш” татар милли-мәдәни үзәге тарафыннан Тәүриз районының Байбы авылында борынгы мәчетне торгызу карары кабул ителгән.

7,3 метрлы 50 кубометрда яхшы бүрәнәләр һәм 10 кубометр такта сатып алганнар. “Агроснаб” ҖЧҖ директоры Михаил Сергеевич Лавиновка урман хуҗалыгыннан бүрәнәләрне бушлай алып кайтарткан өчен бик рәхмәтле калганнар.

“Иртыш” татар милли-мәдәни үзәге башкарма директоры Наил Марятов хәбәр итүенчә, бу вакыйга авыл өчен зур бәйрәм. Һәркем әлеге эштә булышырга ниятли. Искергән, черегән барлык бүрәнәләрне алыштырып, яңа идән, түшәм җәяргә, яңа манара күтәрергә исәпләре. Рамазан аенда бу эшләрне башкарырга җыеналар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot