news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә балалар милли йолаларны өйрәнә

«Карга боткасы» - татар халкының иң популяр язгы бәйрәмнәреннән берсе.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Омск өлкәсендә балаларны ел дәвамында була торган татар милли бәйрәмнәре белән таныштыралар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

«Нур» Татар мәдәнияте үзәгенең төп максаты – Омск өлкәсендә яшәүче татар халкының үзенчәлеген саклау һәм милли мәдәниятен, традицияләрен, йолаларын үстерү.

Тара шәһәренең «Дуслык йорты» татар мәдәнияте үзәге белгечләре ел дәвамында милли бәйрәмнәр үткәрә. Быел алар «Карга боткасы» бәйрәме белән таныштырган.

«Карга боткасы» - татар халкының иң популяр язгы бәйрәмнәреннән берсе. Борынгы заманда кешеләр язны кара каргалар канат очларында алып килә дип санаган. Шунлыктан, кар эри һәм тәүге гөрләвекләр ага башлау белән, кошларның җылы яклардан кайтуы хөрмәтенә «Карга боткасы» бәйрәме үткәрелгән.

Әлеге борынгы йола чәчү алдыннан уздырылган. Аның төп мәгънәсе яхшы, мул уңыш үссен өчен кошларны юмалау һәм ашатудан гыйбарәт булган, дип аңлатканнар алар балаларга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100