news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсендә балалар һәм яшьләр өчен «ТатСАМР» тел өйрәнү лагере ачыла

Лагерь программасында татар телен өйрәнү буенча дәресләр, практик дәресләр, традицион һөнәрләр һәм сәнгать төрләре мастер-класслары чаралары каралган.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ»). 26-31 октябрьдә Омск өлкәсенең Большереченск районында балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «ТатСАМР» тел өйрәнү лагере була. Бу хакта Омск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.

Лагерьның максаты – балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен татар телен саклау һәм үстерүдә шартлар тудыру. Лагерьда Россия Федерациясендә яшәүче 7 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр катнаша ала.

Лагерь сменалап оештырыла. Беренче сменада 7-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр җыела. Икенче сменага 18-35 яшьлекләр чакырыла. Омск өлкәсенең бер муниципаль районыннан вәкилләр саны 3 кешедән артмаска тиеш.

Лагерь программасында татар телен өйрәнү буенча дәресләр традицион һөнәрләр һәм сәнгать төрләре буенча мастер-класслар; кейслар чишү, презентацияләр ясау, татар мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны эшләү һәм яклау; туган якның истәлекле урыннарын өйрәнүгә юнәлтелгән экскурсия-танып-белү чаралары каралган.

Лагерь Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Слетны Омск өлкәсенең «Мәданият» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100