news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсендә Асия Назырованың яңа китабын тәкъдим иттеләр

Омски өлкәсенең Большеречье районы карамагындагы Тусказан, Үләнкүл һәм Чарналы авыллары тарихын мәңгеләштереп бер-бер артлы өч китап бастырылып чыкты.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Омск өлкәсендә Асия Назырованың «Деревня Тусказань — сибирская жемчужинка» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Кичәне оештыруны «Ак калфак» оешмасы активистлары һәм «ИБИР» милли-мәдәни мохтарият рәисе урынбасары М.Катыров әфәнде ярдәме белән Ф.Чумарова алып барды.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, күп еллар буена эзләнүләр алып барган битараф түгел кешеләр тырышлыгы белән бер-бер артлы өч китап бастырылып чыккан. Бүгенге көндә Омски өлкәсенең Большеречье районы карамагындагы Тусказан, Үләнкүл һәм Чарналы авыллары тарихын мәңгеләштерүче авторлар арасында Асия Назырова да бар.

Килгән кунаклар арасында Тусказан авылы кешеләре генә түгел, Төмән өлкәсеннән килүче кунак та булуы күңелгә хуш килде. Ул — Төмән өлкәсе себер татарлары мәдәни мохтарият рәисе Фәүсия Марганова иде. Шулай ук кичә барышында шагыйрә Рәкыя ханым Якубова, җирле татарларны оештыруда беренче адымнарны ясаган легендар Ләлә Алимова белән Розалия Сайганова, төбәкләрне өйрәнүчеләр җитәкчесе Зөлфия Әһмәдиева чыгыш ясады.

Кунаклар Асия ханымны шушы зур күләмле эшен төгәлләп җан җимеше булырлык китап язып чыгуы белән котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot