news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск өлкәсендә 60лап полицейский хезмәттәшләренең юбилеенда тукмашкан

Сугышуның сәбәбе әлегә билгесез.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Омск өлкәсендә Калачинск полиция бүлегендә хезмәттәшләренең туган көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә хокук саклау хезмәткәрләренең күмәк тукмашу оештырулары күзәтелгән, дип хәбәр итә «Омск-информ».

Шулай ук хәбәрдә әлеге инцидентның бер атна элек - 15 октябрьдә булып, хәзер генә билгеле булуы җиткерелә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул көнне бәйрәмдә 60 лап полиция хезмәткәре җыелган булган. Сугышның нәрсә өчен чыкканлыгы билгесез.

Шулай ук ярдәмгә ул кичне кизү торучы хезмәттәшләрен чакырулары да билгеле. Урынга Калачинск полиция бүлеге башлыгы Михаил Чемоданов килгән.
Юбилейда чыкан тукмашуда җиһаз һәм савыт-саба ватылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot