news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсе татарларының "Нур" ансамбле 15 еллыгын бәйрәм итә

Юбилей концерты "Төньяк" татар мәдәни-ял үзәгендә булачак.

Омск өлкәсе татарларының "Нур" ансамбле 15 еллыгын бәйрәм итә
tatarstan-omsk.ru

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”). Омск өлкәсенең Тара шәһәре “Дуслык йорты" милли мәдәният берләшмәсе татар мәдәнияте үзәгенең “Нур” халык ансамбле 15 еллык юбилеен бәйрәм итә. Бу турыда Омск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 апрельдә "Төньяк" татар мәдәни-ял үзәгендә концерт булачак. 

"Нур” ансамбле сәхнәгә беренче тапкыр 2004 елның 25 апрелендә чыга. 2016 елда “Нур” вокал ансамбле Тобольск шәһәрендә “Иске җыен” IX Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивалендә III дәрәҗә дипломант булган. Коллектив “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклор бәйгесендә һәм башка шундый зур чараларда катнашкан.

”Нур” ансамбленең иҗади эшчәнлеге татар халкының гореф-гадәтләрен саклауга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән. Ансамбль эшләгән елларда зур репертуар туплаган, алар арасында татар композиторларының әсәрләре дә күп, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100