news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омск өлкәсе Москаленки бистәсендә мәчет ачылды
Гыйбадәт йортын төзүдә рус милләтеннән булучылар да ярдәм иткән.
Скопировать ссылку
(Казан, 20 август, "Татар-информ"). Омск өлкәсенең Москаленки шәһәр тибындагы бистәсендә яңа мәчет төзелешендә рус милләтеннән булучылар да ярдәм иткән. Омск татарларының "Мәдәният" милли-мәдәни автономиясе хәбәр итүенчә, гыйбадәт йортын ачу тантанасы 19 августта үткәрелгән.
- Мәчет төзелешенә рөхсәт 2010 елда алынган булган. Тагын бер елдан аның нигезенә беренче таш салынган.
Москаленкида төрле милләт кешеләре: татарлар, казахлар, чеченнар һәм башкалар яши. Шуңа да, әлеге эштә барлык мөселманнар да актив катнашкан. Шул исәптән, христиан дине вәкилләре дә. Мәчет ачылу тантанасында аларга һәм мәчет салырга ярдәм итүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2