news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск өлкәсе Үләнкүл авылында татар мәдәнияте үзәге оештыралар

Экспертлар Омск өлкәсендә «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы урыннары булдыру проектын төзүнең социаль әһәмиятен һәм сыйфатын югары бәяләгән.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Омск өлкәсе Үләнкүл авылында этнография туризмын үстерәчәкләр. Омск өлкәсе «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең гаризасы гражданлык җәмгыятен үстерү өчен Россия Президенты грантларын дәгъвалаучылар бәйгесендә җиңүчеләр исемлегенә кертелгән. Бу хакта Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.

2019 елның 31 маенда Президент грантлары фонды быелгы беренче бәйгегә нәтиҗәләр ясаган. Экспертлар Омск өлкәсе территориясендә «Мирас» этнографик һәм авыл туризмы урыннары булдыру проектын төзүнең социаль әһәмиятен һәм сыйфатын югары бәяләгән.

Әлеге проект кысаларында себер татарларының традицион матди һәм рухи мәдәният элементларын (торак һәм хуҗалык корылмалары, кәсепчелек, кием-салым, аш-су, фольклор һ.б.) бердәм челтәргә берләштерергә тәкъдим ителә. Проект бирегә килгән кунакларны татар мохите белән таныштыруны, туристлар һәм җирле халыкның үзара аралашуын күздә тота.

Моның өчен Большеречье районы Үләнкүл авылында яшәүчеләр, Үләнкүл татар мәдәнияте үзәге, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге Археология һәм этнография институты Федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесенең Омскидагы филиалы белгечләре, яшь активистлар, кәсепчеләр җәлеп ителәчәк.

  • Татарлар – Омск өлкәсендә яшәүче төп халыкларның берсе. Өлкәдә 42 мең милләттәшебез гомер итә. Омск өлкәсе Большеречье районы Үләнкүл авыл җирлеге дүрт торак пунктны (Үләнкүл, Каракүл, Тусказан, Черналы авыллары) берләштерә.
  • Үләнкүл авыл җирлеге Омск шәһәреннән 300 километр ераклыкта урнашкан. 1651 елда нигез салынган авылда себер татарларының теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре сакланып калган. Авыл җирлеге территориясендә өлкәдәге бердәнбер этномәдәни компонентлы мәктәп, 5 музей, үзешчән коллективлар эшләп килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100