Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Омск өлкәсе Каракүл авылында сугышта ятып калган якташлары истәлегенә обелиск ачтылар
Обелиск Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Л.М.Мөхәммәтшина һәм авыл халкы катнашында урнаштырылган.
(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Омск өлкәсенең Большеречье районы Каракүл авылында Бөек Ватан сугышында ятып калган якташлары истәлегенә обелиск урнаштырдылар. Бу хакта Омск өлкәсе төбәк татар милли-мәдәни автономиясе сайты хәбәр итә.
Хәзер Каракүл авылында яшәүчеләрнең сугышта Ватан азатлыгы хакына үз гомерләрен биргән якташларын искә алу һәм чәчәкләр китерү өчен махсус урыннары булды. Яу кырында ятып калган сугышчыларның исемнәре мемориаль тактага уеп язылган.
Обелиск Үләнкүл авыл җирлеге башлыгы Л.М.Мөхәммәтшина һәм авыл халкы катнашында урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз