news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омск кадет хәрби корпусында беренче тапкыр Муса Җәлил исемендәге стипендия тапшырылды

Бүген, 1 сентябрьдә, Омск кадет хәрби корпусында Белем көне уңаеннан тантаналы чара узды. Чара кысаларында иң яхшы кадетка Муса Җәлил исемендәге стипендия тапшырылды. Педагогик совет карары буенча беренче Муса Җәлил стипендиясе Лаптев Арсений Алексеевичка бирелде.

Арсений Лаптев стипендиягә уку алдынгысы булганы, үрнәк тәртибе, корпустагы иҗтимагый тормышта актив катнашканы, шулай ук җәмгыять белеме фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен лаек булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мактаулы стипендияне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Омск өлкәсенең «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге Советы рәисе һәм Омск шәһәренең «Ибирь» («Сибирь») татар милли-мәдәни оешмасы Шәһәр советы рәисе Тамир Алимбаев тапшырды.

Быел стипендия беренче тапкыр тапшырылды. Ул күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең юбилее хөрмәтенә булдырылган һәм моннан соң ел саен тапшырылачак.

Тамир Алимбаевич шулай ук 1 сентябрьгә багышланган тантаналы чарада катнашты. Линейкадан соң аңа Омск кадет хәрби корпусы буйлап экскурсия оештырылды. Очрашу барышында корпус җитәкчелеге белән алга таба планнар һәм хезмәттәшлек перспективалары тикшерелде. Алдагы айларда татар мәдәнияте, тарихы һәм татар халкының гореф-гадәтләренә багышланган уртак чара үткәрү планлаштырыла.

Омск кадет хәрби корпусы җитәкчелеге ирешелгән килешүләрне зур кызыксыну белән хуплады һәм Тамир Алимбаевка яшьләрне мәдәни-әхлакый һәм патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлеше һәм хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot