news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск икътисад министры өлкәгә Татарстан тәҗрибәсе кертеләчәге турында әйтте

Икътисад министрын татар авылының үсеш программалары кызыксындырган.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Омск өлкәсенең икътисад министры Рәсим Галләмов Татарстан тәҗрибәсен үз өлкәсенә кертеп җибәрергә җыена. Бу хакта Омск өлкәсе авылларының үсеш үзәге директоры Сөмбел Загородный “Татар-информ”га җиткерде.

“Омск икътисад министрын Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы кызыксындырды. Шулай ук ул авылның киләчәге, анда яшьләрне ничек итеп калдыру, шәһәрдән яшь белгечләрне җәлеп итү буенча республикада нинди программалар, проектлар уңышлы кулланылганлыгын өйрәнергә тели. Шушы өлкәдәге иң яхшы тәҗрибәне ул Омск өлкәсенә кертергә җыена”, - диде Сөмбел Загородный “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Татарстанда авыл эшмәкәрләре җыены вакытында Омск икътисад министры Рәсим Галләмов өлкә делегациясе составында Казанга килгән булган. Ул татар авылы эшмәкәрләренең эшчәнлеген өйрәнгән. Омскига кайткач, ул җирле эшмәкәрләр белән очрашу уздырган.

“Ничек итеп авыл халкының шәһәргә агышын туктатырга? Авылның демографик торышын ничек яхшыртырга? Аны нәкъ менә шушы сораулар борчый. Әлеге юнәлеш министрда аеруча да кызыксыну уятты”, - диде Сөмбел Загородный.

  • 14-16 март көннәрендә Казанда Россия Федерациясе һәм Татарстан төбәкләре татар авылы эшмәкәрләренең бөтенроссия җыены уздырылды. Җыенда Россиянең 39 регионыннан кече бизнес һәм фермер хуҗалыгы буенча 800 вәкил катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100