Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омск һәм Төмәндә су баскан татар авылларыннан балалар Татарстанда лагерьдә бушка ял итә
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Омск һәм Төмән өлкәләрендә су басу сәбәпле зыян килгән татар авылларыннан балаларны Татарстандагы лагерьләргә чакырган.
«Тел лагерьләре буенча дәүләт программасы эшли, шуның кысаларында балаларга лагерьләрдә бушлай ял итү мөмкинлеген тудырабыз. Узган ел әлеге лагерьләрдә Курган өлкәсе Эчкен (Йолдыз) авылыннан балалар ял иткән булса (узган ел Эчке авылында янгын чыгып, авылга зыян килгән иде – авт.), быел Омск һәм Төмән өлкәләреннән балаларны лагерьләргә бушлай чакырдык. Бу Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин инициативасы белән эшләнде», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина.
Аның әйтүенчә, балалар Арчада «Без – Тукай оныклары», Актанышта «Бүләк», Чаллыда «Дуслык» лагерьләрендә ял итәчәк. Аларга юллама бушлай бирелә, юл чыгымнарын Бөтендөнья татар конгрессы каплый.
«Һәр смена 18 көн була. Чаллыда «Бүләк» лагере сменасы 1 июньнән башланды. Икенче сменасы 22 июньнән 9 июльгә кадәр дәвам итә. «Без – Тукай оныклары» 1 июльдән 18 июльгә кадәр, «Дуслык» сменасы 9 августтан 26 августка кадәр була. Төмән һәм Омск өлкәсеннән килгән балалар төрлесе төрле лагерьләрдә ял итәчәк. Төмән өлкәсеннән 60лап, Омск өлкәсеннән 44 бала килә. Балаларны алып килгән укытучыларны лагерьләрдә эш белән тәэмин итәбез», – диде Гөлия Мусина.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире министрлыкның 2014 елдан бирле төрле төбәкләр өчен төрле лагерьләр үткәрүен әйтте.
«Төп максат – балалар өчен татар теле мохитен булдыру, мастер-класслар, дәресләр, экскурсияләр аша укучыларга татар теле, әдәбиятын, тарихын сеңдерү. Елдан-ел укучылар лагерь сменалары белән кызыксына, килергә теләүчеләр саны арта, география дә киңәя. Татар теле, әдәбияты олимпиадалары, тел буенча үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә, бәйгеләрдә актив катнашып, җиңү яулаган укучыларны без лагерьләргә чакырабыз», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз