Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Омск халкы каршы чыгуы нәтиҗәсендә мәчет төзү проекты кире кагылган
"Себер йөрәге" Урал аръягындагы иң зур мәчет булырга тиеш иде.
(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ). Омскидагы җәмәгатьчелек фикерен ачыклау максаты белән уздырылган очрашуда шәһәр халкы "Мега" сәүдә үзәге янында төзеләчәк мәчетка каршы чыккан. Бу хакта "Новый Омск" сайты хәбәр итә.
«Омскгражданпроект» тәкъдим иткән проект буенча сәүдә үзәге каршында Уралда иң зур булачак "Себер йөрәге" мәчете төзелергә тиеш була. "Халык сәүдә үзәге янына дини объект төзүне хупламады", - дип хәбәр итә шәһәр мэрының матбугат үзәге.
Проект кире кагылган. «Омскгражданпроект» аны яңадан эшләргә тиеш булып чыга.
Омск шәһәрендә быел мәчет төзүгә каршы имза җыю да оештырылган иде. Барлыгы 2 меңнән артык имза җыелды.
"Бу мөселман шәһәре түгел, бу җир безнеке. Мәчеткә йөрүчеләр шәһәрне үзеңнеке итеп тою хисен киметәчәк. Бу урында мәчетнең барлыкка килүенә юл кую мөмкин түгел һәм мыскыл итә", - диелгән иде халык фикерен алу буенча үткәрелгән сораштыруда.
"Себер йөрәге" мәчете 1600 кешегә исәпләнелгән.Манараларының биеклеге 36 метр.Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз