news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Омск «АЮ» татар яшьләре берлеге «ТАTCAMP» Этномәдәни тел лагере оештыра

2024 елның 3-7 гыйнварында Омскида балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «ТАTCAMP» V Этномәдәни тел лагере була.

«Железнодорожник» шифаханә-профилакторий базасында узачак чарага Омск өлкәсе һәм Россия төбәкләреннән 10-30 яшьлек 50 катнашучы килер дип көтелә. Бу хакта Омск татарларының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Аны Омск өлкәсенең «АЮ» татар яшьләре берлеге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы үткәрә. Лагерь гражданлык җәмгыятен үстерү буенча Татарстан Республикасы гранты акчаларына гамәлгә ашырыла.

Программага татар телен өйрәнү дәресләре, традицион һөнәрләр һәм сәнгать төрләре буенча мастер-класслар, лидерлык сыйфатларын һәм эчке потенциалны үстерү буенча тренинглар һәм уеннар, мәдәни кыйммәтләрне тапшыруда буыннар чылбырын саклауга юнәлдерелгән «Нәни татар кызы», «Нәни татар малае», «Татар гүзәле» бәйгеләре кергән.

Лагерь беренче тапкыр Большеречье районының «Алые паруса» Мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды, аның кысаларында шулай ук «Татар кызы» өлкә конкурсының финалы булды. 2020 елда чикләүләргә бәйле рәвештә лагерь онлайн форматында үткәрелде. 2021 елда – Омск шәһәренең «Аврора» кунакханәсе базасында, 2023 елда «Железнодорожник» шифаханә-профилакторий базасында оештырылды.

Әлеге чара 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясенең Дәүләт милли сәясәте нигезендә Россиядә яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү өчен оптималь шартлар тәэмин итү максатыннан «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга булышлык күрсәтү буенча республика ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы ярдәмендә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100