Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб коронавирусның яңа төрен ОРВИ һәм аллергия белән бутарга мөмкин булуын аңлатты
Мәскәүдә һәм Россиянең башка шәһәрләрендә таралган «Омикрон»ның яңа төрчәсе - «Стратус» үзенең симптомнары белән ОРВИга яки сезонлы аллергиягә охшаган. Бу хакта «Известия» газетасы Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар аллерголог-иммунологы Андрей Продеуска сылтама белән хәбәр итә.
«Борын тыгылу, хәлсезлек, томау, тамак төбе кычыту, күзләрнең кызаруы вирус инфекциясенә дә, респиратор аллергиягә дә карый. Бу еш кына яз көне, каен чәчәк атканда һәм җәйнең икенче яртысында, үләннәр чәчәк атканда була. Аллергия һәм ОРВИ җиңел узганда температура күтәрелми яки ул бик түбән була. «Омикрон»ның яңа төрчәсе - «Стратус»ның җитди симптомнары күзәтелмәде, шуңа күрә бернинди махсус чаралар да күрергә кирәкми», - диде ул «Известия»гә.
Моннан тыш, коронавирус инфекциясе һәм сезонлы аллергия симптомнары бер-берсенә кушылып китәргә мөмкин, дип хәбәр итте «Известия»гә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.И.Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университетының Россия дәүләт фәнни-клиник үзәге Картаюны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре Михаил Болков.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) мәгълүматлары буенча, Россиядә «Стратус»ны йоктыруның 114 очрагы ачыкланган. Аларның күпчелеге Мәскәүгә (54 процент) туры килә, шулай ук Санкт-Петербург, Алтай крае, Мәскәү, Вологда, Магадан, Калининград, Смоленск, Новосибирск, Чиләбе, Свердловск һәм Иркутск өлкәләре, Ямал-Ненец административ округы, Алтай Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы кебек төбәкләрдән дә үрнәкләр сайлап алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз