news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Омикрон штаммының яңа төрле варианты чыккан

Россиядә омикрон штаммының BQ.1.1 яки «цербер» варианты ачыкланмаган. Бу хакта Роспотребнадзорның эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының геном тикшеренүләре лабораториясе мөдире Камил Хафизов хәбәр итте, дип яза ТАСС.

«Цербер» - коронавирусның омикрон штаммының яңа варианты. АӘлеге вариантта өстәмә мутацияләр бар. 

«Россиядә омикронның әлеге варианты әлегә ачыкланмаган. Даими мониторинг штамм составындагы теләсә нинди мөһим үзгәрешләрне оператив рәвештә күзәтергә һәм теге яки бу эпидемиягә каршы карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә», – ди Хафизов.

news_right_1
news_right_2
news_bot