news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Омикрон» штаммының үзенчәлекле ике симптомын ачыклаганнар

Күпчелек очракта авыру җиңел формада уза, әмма бу коронавирусның яңа варианты куркынычсызрак дигән сүз түгел.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Көньяк Африка Республикасыннан килгән мәгълүматлар «омикрон» штаммының ике көтелмәгән симптомын раслый. Бу хакта РИА Новости The Telegraph басмасына сылтама белән хәбәр итә.

«Омикрон» штаммын йоктырган пациентларда бил авыртуы һәм тамак авыртуы күзәтелә. диде Көньяк Африка Республикасында Discovery Health зур шәхси иминият компаниясенең башкару директоры Доктор Райан Ноах.

Алар «дельта» штаммын йоктыручыларга караганда 23 процентка сирәгрәк хастаханәгә эләгә. 78 мең очракны анализлаганнан соң шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Күпчелек очракта авыру җиңел формада уза, әмма бу коронавирусның яңа варианты куркынычсызрак булуын аңлатмый.

«Инфекция белән авыргач яки вакцинация ясаткач барлыкка килгән иммунитетның берничә дәрәҗәсе чирнең формасы үзгәрүдә сизелерлек роль уйнаган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100