news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Омикрон» штаммының иң киң таралган симптомнарын әйттеләр

Баш авырту, томау төшү һәм тамак авырту коронавирусының яңа штаммы «омикрон»ның иң киң таралган симптомнары.

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Баш авырту, томау төшү һәм тамак авырту коронавирусының яңа штаммы «омикрон»ның иң киң таралган симптомнары. Лондондагы Король көллияте галимнәре әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

Коронавирусының симптомнарын күзәтү өчен уйлап табылган ZOE Covid Study кушымтасын әзерләүчеләрнең берсе, медицина фәннәре докторы Клэр Стивс COVID-19ның гадәти билгеләре хәзер күпкә азрак таралуын һәм симптомнарның якынча 75 проценты салкын тию билгеләренә охшаш булуы турында Express басмасына сөйләгән.

«Без тамак авырту, баш авырту һәм томау төшү кебек симптомнарның мөмкин кадәр тизрәк исемлеккә кертелүен телибез», — дип билгеләп үтә галим. Аның фикеренчә, Бөекбритания хөкүмәте әлеге симптомнарны коронавирус вирусы симптомнарының рәсми исемлегенә кертергә тиеш.

Элегрәк РФА академигы Виталий Зверев һәм медицина фәннәре докторы Сергей Токарев үз гипотезаларын чыгарды: «омикрон» коронавирус штаммы тычканнар организмында түгел, ә иммун дефициты булган кеше организмында барлыкка килгән. «Мондый мутацияләр вирус иммун системасы бозылган кеше организмына эләккәч килеп чыккандыр, мөгаен», — дигән Виталий Зверев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100