news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җомга вәгазьләренең татарча укылуына риза булмаган берәү хәзер мөфтигә рәхмәтен җиткергән

Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, бер ел узгач, Алабугада эшләүче бер кеше мәчетләрдә вәгазьләренең татарча кирәк булуын аңлаган.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләренең татар телендә укылуына каршы булган бер кеше соңрак моның дөрес гамәл булуына инанган. Моны аңлап, ул Татарстан мөфтиенә рәхмәтен җиткергән. Бу хакта Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Россия ислам институтында ачылган VIII Саматов укуларында белдерде.

“Берничә атна элек миңа үзе Казаннан булып, Алабугада эшләүче бер егет килде. Бер ел элек мин сезне, мәчетләрдә җомга вәгазьләрен татарча уздыру карары өчен бик сүккән идем, чөнки татарча аңламый идем, ди. Хәзер сезгә рәхмәт әйтәсе килә. Бер ел узгач, аңлый башладым", – дип Алабуга егетенең әйткән сүзләрен җиткерде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Габделхак хәзрәт Саматовка багышланган укулар ачылышында ясаган чыгышында татар телен белүнең әһәмияте, өстенлекләре турында фикерләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100