Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җомга вәгазьләрен татарча үткәргәндә телне белмәгәннәр бар дип торырга ярамый - Р. Вәлиев
Без, беренче чиратта, милләтебезнең язмышы турында уйларга тиеш, диде депутат.
(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев мәчетләрдә Җомга вәгазьләрен татарча алып баруга карата үз фикерен белдерде. Бу хакта уйлары белән ул “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумында ясаган чыгышында уртаклашты.
“Күптән түгел мөфтиебез җомга вәгазьләрен татарча уку турында карар кабул итте. Без моны милләтпәрвәрләр, депутатлар, әдәбият, сәнгать әһелләре дә хуплап каршы алдык. Билгеле, риза булмаган кешеләр дә булгандыр. Татарча белмәгән милләттәшләребез дә, имамнарыбыз да шактый күп. Аларның да фикерләрен ишетәбез. Әмма дә ләкин, әгәр дә без милләтебезне саклап калырга телибез икән, монда инде Урта Азиядән, Кавказдан килгән кешеләр дә бар дип кенә торырга ярамый. Без, беренче чиратта, милләтебезнең язмышы турында уйларга тиеш. Без беркемгә дә каршы килмибез – руслар русча, чуашлар чуашча сөйләшсен. Әмма дә ләкин татар телен югалтса, милләтен дә тулаем югалтачак. Моны бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә безгә дин, әдәбият, сәнгать әһелләренең бергә баруы бик тә кирәк”, - дип белдерде Разил Вәлиев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз