news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җомга намазында Казан ханлыгы алынганда шәһит киткәннәр рухына дога кылдылар

Мансур хәзрәт Җәләлетдин корбаннарны искә алып торырга кирәклеген әйтте.

Җомга намазында Казан ханлыгы алынганда шәһит киткәннәр рухына дога кылдылар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанның Мәрҗани мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдин бүген җомга намазында Казан ханлыгы алынганда шәһит булганнарга багышлап дога кылыначагын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. 

«Хәтер көне уңаеннан җомга намазында корбаннарга дога кылырга ниятлибез. Гомумән, без һәр җомга саен барлык әрвахларга җәмәгать белән дога укыйбыз. Корбаннарны искә алып торырга кирәк. „Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел“, — диләр. Алар догага мохтаҗ. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә: „Әрвахларга ризык кирәк“, — дигән. Нинди ризык, дип сорагач: „Кешегә ризык кирәк булган кебек, аларга дога“, — дип әйткән», — диде хәзрәт.

Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе Резедә Закирова узган атнада Кол Шәриф мәчетендә җомга намазы вакытында Казан алынганда шәһит киткәннәргә дога кылынганын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot