news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җомга намазына килүчеләрне пылау белән сыйлыйлар

Мондый чара, беренче чиратта, мохтаҗлар өчен социаль ярдәм булып тора, дип саный “Туфан” мәчете имам-хатыйбы

 (Казан, 24 февраль,”Татар-информ”). Чаллының “Туфан” мәчетендә җомга намазына килүчеләрне пылау белән сыйлауны оештыралар. Мәчет имам-хатыйбы Равил хәзрәт Нуруллин әйтүенчә, мондый чара, беренче чиратта, мохтаҗлар өчен социаль ярдәм булып тора. Мондый көннәрдә мәчеткә физик мөмкинлекләре чикле мөселманнар да күбрәк киләләр. Икенчедән, ул мөселманнарны аралаштыра, дуслаштыра.

Мәчеттә чираттагы пылау белән сыйлану 20 февральдә булды: килүчеләрнең бер өлеше аны ишегалдында, икенчеләре мәчет эчендә авыз итте, дип хәбәр итә ТРМДН матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot