Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җомга көнне Татарстанда җылы һава торышы сакланачак
Бүген, 6 октябрьдә, төньяк циклон килүгә карамастан, Татарстанда җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республика буенча урыны белән бераз яңгырлар ява, Казанда көндез җитди явым-төшемнәр бик аз. Кайбер урыннарда иртән төнлә төшкән томан сакланачак.
Көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә җил исәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Көннең якты вакытында Татарстанда һава 13-18 градуска кадәр җылыначак (аерым алганда, Казанда +15-17 градус көтелә).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз