news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Җомга көнне Татарстанда яшен, көчле җил һәм +33 градус эсселек көтелә

Иртәгә, 26 майда, Татарстан территориясендә кайбер урыннарда яшен көтелә. Ул төнге һәм көндезге сәгатьләрдә була һәм яшен яшьнәгән вакытта җил көчәячәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә ала, дип төгәлләштерә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы көнчыгыш районнарда +11..+16 градус тәшкил итә, көнбатышта +15..+20 градус була. Көндез термометр баганалары +28..+33 градуска кадәр күтәрелә, диелә хәбәрдә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100