news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җомга көнне Татарстанда +22 градуска кадәр җылыта, явым-төшем көтелми

Җомга көнне, 4 октябрьдә, Татарстанда явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә.

ТР Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, иртән температура +5 градустан югары булмаячак, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән -5 градуска кадәр салкын була. Әмма көндез термометр баганалары +17..+22 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җил көньяктан, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, шимбә көнне, 5 октябрьдә, Татарстанда бераз яңгыр явачак, ә көндез температура +14+ + 19 градус тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100