Җомга көннәрен кыска эш көне итү тәкъдиме турында Кремльдә фикер алышулар булмаган
Җомга көннәрен кыскартылган эш көне итүгә кагылышлы сорауга Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков җавап бирде. Аның сүзләренчә, Кремльдә әлеге инициатива турында фикер алышулар алып барылмый. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Кремльдә, хөкүмәттә мондый карарны кулланулары шикле, хәтта ул кабул ителсә дә. Бездә мондый фикер алышулар алып барылмый», – дип җавап бирде журналистлар соравына Песков.
Ул шулай ук Кремльдә бу мәсьәлә буенча ниндидер позиция формалашканмы-юкмы икәнен дә белмәвен билгеләп үтте.
«Әлбәттә, бу фикер алышуны таләп итә, – диде Президентның матбугат сәркатибе. – Һәм ул парламентта каралырга тиеш».
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Дәүләт Думасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексына төзәтмәләр кертергә тәкъдим иттеләр. Төзәтмәләрдә Россиядә яшәүчеләрнең җомга көнне төшке ашка кадәр генә эшләве күздә тотыла, шул рәвешле, эш атнасы 36 сәгатькә кадәр кыскарырга тиеш. Профсоюзлар инициативаны хуплады.