news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җомга көнне Татарстанда томан һәм көчле җил була

Температура төнлә 7-12 градус җылы, көндез исә 12-17 градус җылы булачак.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә секундына 15 метр тизлектә исүче җил көтелә.

Иртәгә аязучан болытлы көн булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк. Температура төнлә 7-12 градус җылы, көндез исә 12-17 градус җылы булыр дип фаразлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot