news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җомга көнне Казан мәчетләрендә террорчылыкка каршы өндәмәләр таратылачак

Аларда яхшылык эшләүгә һәм динеңне танып белүгә өндәгән Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерелә.

Җомга көнне Казан мәчетләрендә террорчылыкка каршы өндәмәләр таратылачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). “Экстремизмга – юк!” традицион республика декадасы кысаларында 7 сентябрь көнне Казан мәчетләрендә дини экстремизмга каршы тору буенча промо-акция узачак. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җомга намазы алдыннан мөселман яшьләре активыннан торган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары дин кардәшләребезгә һәм мәчеткә килүчеләргә “Ислам террорга каршы” листовкаларын таратачак. Аларда якыннарыңа карата көч куллану һәм кысрыклауның, җинаять кылуның ярамавы, шулай ук яхшылык эшләүгә һәм динеңне танып белүгә өндәгән Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерелә.

Моннан тыш, листовкаларда “белмәү сәбәпле” экстремистик төркемнәргә иярүдән саклану чаралары һәм экстремизмнарның “үзенчәлекле” шәхси сыйфатлары аңлатыла.

  •  Татарстанда “Экстремизмга – юк!” ункөнлеге башланды. Ункөнлек республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризм һәм экстремизм буенча профилактик эшләр башкару, шулай ук халыкта террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы фикер булдыру максатыннан уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot