news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Өмет» күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы,тәрҗемәче Габдулла Уразаев белән таныштыра

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Тукай премиясе лауреаты Лирон Хәмидуллинның «Язучы һәм тәрҗемәче» дигән язмасы чыкты.

Урта Кандал – Абдулла авылында дөньяга килгән Габдулла Уразаев татар дөньясына күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм тәрҗемәче буларак таныла.

Габдулла Гыймат улы Уразаев 1904 елда Самара губернасының Мәләкәс өязе Урта Кандал авылында (хәзер - Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Абдулла авылы) туа. 1984 елда ул Ташкент шәһәрендә бакыйлыкка күчә.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм тәрҗемәче, Үзбәкстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул Мәләкәс шәһәрендә үсеп, 1918 елда - «Исламия» мәдрәсәсен, Сембердә (хәзер - Ульяновск) укытучылар әзерләү курсларын тәмамлый. 14 яшендә «Мәләкәс тавышы» газетасы редакциясендә хәрефләр җыючы һөнәрен үзләштерә.

1919 елда аны 5 нче армиянең «Кызыл яу» газетасына хәрефләр җыючы итеп алалар. Аклар белән сугыша-сугыша бу армия Уфага кадәр барып җитә. Гражданнар сугышы тәмамлангач, 1920 елда Габдулла Мәләкәскә әйләнеп кайта һәм өяз комсомол комитетына сайлана. 1921 елның җәй башында аны комсомол юлламасы белән Үзбәкстанга эшкә җибәрәләр. 1925-1927 елларда Казанда рабфакта укый. Аны уңышлы тәмамлагач, янә Үзбәкстанга эшкә билгелиләр, Зәрафшан өлкә партия комитетында матбугат бүлеген җитәкли.

1930 еллар башында Ташкентка күчерелә һәм партия Үзәк комитетында яңа оешкан партия тарихын барлау («Испарт») бүлегендә В.И.Ленин әсәрләрен үзбәк теленә тәрҗемә итеп чыгару эшенә керешә. Берүк вакытта Ташкент дәүләт педагогия институтында укый. 1939 елда «Кызыл Үзбәкстан» (сугыштан соң - «Совет Үзбәкстаны») газетасының баш мөхәррире итеп билгеләнә.

1945-1950 елларда - Үзбәкстан ССРның Министрлар Советында радиотапшырулар комитеты рәисе. Анда ул яңа бина төзү, радиостудияне җиһазлар белән тәэмин итү бурычларын уңышлы башкара. 1950-1960 елларда Үзбәкстанның ике зур нәшриятын - уку әсбапларын нәшер итүче «Укытучы» белән матур әдәбият чыгаручы нәшриятны, шулай ук Г.Голәм исемендәге нәшриятны җитәкли. 1960 елдан - Үзбәкстан Язучылар берлегендә җаваплы сәркатип һәм матур әдәбият үрнәкләрен халык күңеленә ирештерү белән шөгыльләнүче пропаганда бюросы директоры. Шуннан пенсиягә чыга.

Якташы - булачак күренекле артист Әсгать Мәҗит белән - Мәләкәстә, язучы Кави Нәҗми белән - Сембердә чакта, Шамил Усманов, Һади Такташ (бергә төшкән фотолары бар), Гадел Кутуй, Риза Ишморат белән Казанда укыганда якыннан таныша.

Язучының татар телендәге әсәрләре 1920 елларда Татарстан матбугатында нәшер ителә. Шул чорда язылган өч пьесасы да яшьләр тарафыннан сәхнәләштерелә. «Серле шалаш» пьесасы «Центриздат»та (Мәскәү) аерым китап буларак басыла.

Үзбәкстанда башлыча язучы-тәрҗемәче буларак таныла. Үзбәк матбугатында аның Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Ш.Усманов һ.б. иҗатын барлауга багышланган мәкаләләре, очерклары даими чыгып килә. Үзбәк телендә ул Г.Тукайның «Сайланма әсәрләре»н (өч мәртәбә), Г.Ибраһимовның «Казакъ кызы» белән «Тирән тамырлар»ын (икешәр мәртәбә), Ә.Фәйзинең «Тукай», К.Нәҗминең «Язгы җилләр» романнарын, Ш.Усмановның «Памирдан радио», Ф.Хөснинең «Йөзек кашы», Г.Ахуновның «Чикләвек төше» повестьларын, Әмирхан Еникинең хикәяләрен бастырып чыгара. Дөнья әдәбиятында аның тәрҗемәсендә үзбәкчә берничә әсәр нәшер ителә (мәсәлән, Шолом Алейхем һәм Я.Галан хикәяләре).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100