Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Өмет» газетасы: Укытучылар ана телебез сагында
Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Укытучылар ана телебез сагында» дигән язмасы чыкты.
Октябрь ае бәйрәмнәргә бик бай. Алар арасында иң көтеп алынганы, билгеле, Укытучылар көне. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе шул уңайдан бәйрәм кичәсе оештырды.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Иҗтимагый ярдәм штабында чәй табыны артында узган кичәдә шәһәр мәктәпләрендә эшләүче ана теле укытучылары, татар милләтеннән булган педагоглар, мәчет-мәдрәсәләрдә татар теле һәм дин сабаклары өйрәтүче мөгаллимәләр катнашты.
Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче педагогларны Ульяновск шәһәр Думасы депутатлары Рамил Абитов һәм Дмитрий Сауров, өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин, өлкә Иҗтимагый палатасы әгъзасы, МАИБ оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Җәмил Хәйруллов һәм «Мәдинә» мәчете имам-хатыйбы Абдулкәрим хәзрәт Хөснетдинов сәламләде.
Автономия рәисе Рамис Сафин укытучыларга мөрәҗәгать итеп, мәктәпләрдә татар телен факультативлар яки түгәрәкләрдә өйрәнүне җайга салуда ярдәм итүләрен сорады.
«Укытучылар балалар һәм әти-әниләр белән турыдан-туры эшлиләр бит. Ничек булса да мөмкинлек табып, ана теленең мөһимлеге, кирәклеге турында әти-әниләр арасында аңлату эше алып барсагыз иде. Татар милләтеннән булган һәр әти-әни улын яки кызын 1 класска укырга биргәндә, баламның татар телен өйрәнүен телим, дип мәктәп директоры исеменә гариза язарга тиеш. Ата-аналарга әлеге гаризаны дөрес, юридик яктан грамоталы итеп һәм вакытында язарга ярдәм итәргә кирәк. Бары тик бергәләп тырышсак кына туган телебезне саклап калып, киләчәк буыннарга тапшыра алырбыз», - диде Рамис Сафин.
«Мәдинә» мәчете имам-хатыйбы Абдулкәрим хәзрәт Хөснетдинов мәхәллә халкының балаларына дин сабакларын һәм татар телен өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
«Гөнаһсыз сабыйлар динне дә, телне дә теләп өйрәнәләр. Фәкать аларны кызыктыра белергә генә кирәк»,- дип белдерде дин әһеле.
Үзәк Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче «Дин дәресләре мәктәбе» җитәкчесе Асия хаҗия Мөлекова урта яшьтәге татарларның ана телен тырышып өйрәнүләре хакында сөйләде.
«Дин сабаклары алырга килүчеләрнең күбесе татар телендә яза да, укый да белмиләр. Өч ел укып йөргәннән соң, алар сабакташлары белән саф татар телендә аралаша башлыйлар», - диде Асия хаҗия, горурланып.
Очрашуда Яңа шәһәрнең 64 нче мәктәбеннән дистәгә якын мөгаллимә катнашты. Әлеге мәгариф учагы күпләр өчен үрнәк булып тора. Биредә татар теле фән буларак һәм факультативларда даими рәвештә өйрәнелә, шуңа күрә балалар барлык конкурсларда, бәйгеләрдә, олимпиадаларда актив катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Мәктәп директоры Лилия Мостафина яңа уку елыннан 1 нче татар сыйныфы ачарга җыенулары турында белдергән иде. Мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлназ Шәрәфетдиновадан әнә шул хакта кызыксындым.
«Кызганычка, быел беренче класска килүче балалар саны бермә-бер кимеде. Шуңа күрә аерым класс тупларлык татар балалары җыя алмадык», - диде ул.
Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете карамагындагы «Сальсабиль» балалар үсеше үзәгендә белем бирүче мөгаллимәләр дә бәйрәмгә күмәкләшеп килгәннәр иде. Быел әлеге үзәктә татар теле дәресләрен тәҗрибәле педагог Фәния Миннебаева алып бара. Ул үз эшеннән бик канәгать.
«Бу мәктәп – үзе бер дөнья. Балалар татар теле дәресләренә яратып, теләп, ашкынып йөриләр. Моның сәбәбе дә билгеле – һәрбер әти-әни улының яки кызының татар телендә иркенләп сөйләшүен, укый һәм яза белүен тели», - ди Фәния Шамил кызы.
Яшь шагыйрә Динә Сафина истәлекле очрашуны яңа гына иҗат иткән шигырьләре белән бизәде.
«Күптән түгел генә шигырьләремне бары тик рус телендә генә яза идем. Хәзер инде әти-әнием, әби-бабам телендә дә иҗат итә башладым. Ана сөте, бишек җырлары белән иңдерелгән газиз туган телебез бик тә кадерле, якын. Уй-фикерләремне, хис-тойгыларымны, кичерешләремне, рухи халәтемне ана телендә халкыма җиткерә алуым белән чиксез бәхетлемен. Татар-мөселман кызы, татар шагыйрәсе булуым белән горурланам», - диде Динә Сафина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз