news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Өмет» газетасы: Туган телләр – илебезнең рухи байлыгы

«Өмет» газетасы: Туган телләр – илебезнең рухи байлыгы
Фото: «Өмет» газетасы

Ульяновскиның «Губернаторский» Халыклар дуслыгы мәдәният сараенда ана теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы узды. Анда өлкә мәктәпләренең рус, татар, чуваш, мордва теле укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре, Татарстан, Чувашия, Мордовия республикалары мәгариф министрлыклары вәкилләре катнашты. Бу хакта «Өмет» газетасында Рузия Хәлимова яза.

Форум фойеда укытучылар һәм тәрбиячеләр тырышлыгы белән әзерләнгән күргәзмәләр һәм мастер-классларны, сәнгать коллективларының чыгышын карау белән башланып китте. Ульяновск шәһәре балалар бакчалары педагоглары кул эшләре күргәзмәләре әзерләп килгәннәр. Алар янына утырып милли бизәкләр төшерелгән калфак, изү һәм бизәнү әйберләре ясарга мөмкин иде.

Димитровград мәктәпләрендә белем бирүче татар теле укытучылары тәкъдим иткән аш-су күргәзмәсендә халкыбызның дистәдән артык төрдәге милли ризыгы урын алган. Форум кунаклары татар сый-нигъмәтләрен – чәкчәк, бавырсак, кош теле, өчпочмак белән кыстыбыйны аеруча үз итте. Ә Иске Кулаткы районы педагоглары кунакларны халкыбызның милли үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан музей-йорт белән таныштырды.

Пленар утырышны Ульяновск өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары Вадим Андреев ачып җибәрде. Ул фидакарь һәм намуслы хезмәтләре өчен ана теле укытучыларына губернатор Алексей Русскихның рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Ульяновск өлкәсе – зур һәм бай этномәдәни мирасы булган күпмилләтле төбәк. Нәкъ менә шуңа күрә туган телләрне саклап калып үстерү, күпмилләтле Россия халкының бердәмлеген ныгыту төбәгебез алдында торган беренчел бурычлар исәбенә керә. Хәзерге вакытта өлкә мәктәпләрендә 17 меңнән артык укучы этномәдәни белем ала. Туган тел булып исәпләнгән рус, татар, чуваш, эрзя телләре мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында системалы нигездә өйрәнелә. Ана теле укытучыларының хәзер инде традициягә кергән төбәкара форумы педагогларга бездәге алдынгы профессиональ тәҗрибәне трансляцияләү һәм Татарстан, Мордовия, Чувашия республикаларындагы коллегаларыннан ана телләрен укыту методикасын өйрәнү мөмкинлеге бирә», - диде Вадим Андреев.

Өлкә Хөкүмәте рәисе урынбасары ана телләрен саклап калып үстерүгә зур өлеш кертүче педагогларга дәүләт бүләкләрен тапшырды. Карсун районы Нугай иле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Равия Юсупова губернаторның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Ә Иске Кулаткы район үзәгенең «Гөлчәчәк» балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Юмангулова, Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбе укучысы – татар теле буенча төбәкара олимпиадада җиңү яулаган Данис Насибуллин һәм милли чараларда, конкурсларда актив катнашучы Рязаповлар гаиләсе губернаторның Рәхмәт хатларына лаек булды.

Ана теле укытучыларын Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сәламләде. Ул татар теле буенча Бөтенроссия олимпиадаларында актив катнашучы укучыларга һәм укытучыларга рәхмәтен ирештерде.

«Татарстан Республикасы белән Ульяновск өлкәсе мәгариф министрлыклары арасында хезмәттәшлек итү турында килешү уңай нәтиҗәләр бирә. Татарстанның Апас, Нурлат, Әлки, Спас, Буа районнары мәктәпләре сезнең төбәктәге белем бирү оешмалары белән тыгыз элемтәдә тора. Педагоглар тәҗрибә уртаклашып, уртак проектларны тормышка ашыралар. Ульяновскида Каюм Насыйри исемендәге мәгърифәтчелек үзәге уңышлы гына эшләп килә. Әлеге үзәкнең балаларга туган телне өйрәтү буенче эш алымнарын башка төбәкләргә үрнәк итеп күрсәтәбез»,- диде министр урынбасары.

Минзәлия Закирова Иске Кулаткы районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Агрусевага Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ә Ульяновск шәһәренең 64 нче урта мәктәбе директоры Лилия Мустафина – «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен, Барыш районы Калда урта мәктәбенең ана теле укытучысы Эльза Хуснутдинова «Мактаулы остаз» почет билгесен алу бәхетенә иреште.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин белдерүенчә, Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында ана телләрен өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.

«Әмма уйланырлык саннар һәм җиң сызганып башкарасы эшләр байтак әле. Хәзерге вакытта төбәгебез мәктәпләрендә 14600 татар баласы белем ала. Кызганычка, шуларның 6 меңе генә ана телен дәресләрдә яисә факультативларга, түгәрәкләргә йөреп өйрәнә. Бу әти-әниләрнең балаларына ана телен өйрәтү кирәклеген ахыргача аңлап җиткермәвен, милләтебез язмышына битараф булуларын күрсәтә. Шуңа күрә укытучылар ата-аналар арасында аңлату эшен активрак алып барсыннар, дәресләргә, класстан тыш чараларга балаларны күбрәк җәлеп итсеннәр иде»,- диде автономия җитәкчесе.

Рамис Сафин Ишеевка район үзәгенең күппрофильле лицее укытучысы Язилә Шаяхметовага автономиянең Рәхмәт хатын тапшырды.

Форумның концерт программасында Халык мәдәният үзәгенең сәнгать коллективлары катнашты. Татар мәдәният үзәгенең «Урама» фольклор ансамбле һәм «Идел» бию коллективы чыгышын педагоглар аеруча яратып кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot