news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Өмет» газетасы: Тату һәм эшчән гаилә - милләтебез горурлыгы

Ульяновскиның «Өмет» газетасында Урта Терешка авылыннан Равилә Фазлованың «Тату һәм эшчән гаилә - милләтебез горурлыгы» дигән язмасы чыкты.

Бикбаевлар гаиләсе дә, Шәриповлар да тормышның кадерен белеп, авыл хезмәтеннән ләззәт табып гомер кичерәләр. Аларның тормыш нигезе - хезмәткә чиксез мәхәббәт.

Мәктәпләрдә хезмәт дәресләре бетерелде. Физкультура дәресләренең саны киметелде. ГТО (готов к труду и обороне) белән НВПны (начальная военная подготовка) юк иттеләр. Ә балалар интернетка - телефон белән планшетларга ябышты. Ата-аналар һәм әби-бабайлар да бала-оныкларын өй-йорт эшләреннән читләштереп:

- Ярар әле, аларның эшләр гомерләре алда, өлгерерләр, - дип иркәләп-назлап, баланы үз ихтыярына салып үстерәләр.

Бу бик зур ялгыш, адашу юлы. Ә бит хезмәт - иң әһәмиятле тәрбияче. Эшсезлек - барлык бозыклыкларның анасы.

Безнең авылда хезмәт сөючән, уңган гаиләләр байтак. Әлеге язмам тырыш, булдыклы гаилә - Ирек һәм Флёра Бикбаевлар турында.

Үз һөнәрләренә гашыйк булган, эшчән кешеләр авылда да эш табып, төпләнеп, рәхәтләнеп гомер кичерәләр. Чит җирләргә китеп, зур бәхет, җиңел эш эзләп йөрмиләр. Кара җирдә эшләп, ак бәхетләр табалар. Алар өчен эш тә - шундый ук ял ул.

Язмам геройлары әнә шундыйлардан. Ирек Мөнир улы авыл администрациясендә механизатор булып эшли, ә Флёра Абдулхак кызы - клуб мөдире. Алар үз балаларын - кызлары Эльвира белән уллары Рөстәмне дә намуслы хезмәткә өйрәтеп үстерделәр. Авыл хезмәтенә карата мәхәббәтләрен балаларына да бирә белделәр.

Ирек - бик илтифатлы, алтын куллы ир-егет. Ул мәктәптә укыган вакытта да тыйнак, сабыр, әдәпле һәм итагатьле бала иде.

Аның улы Рөстәм - әтисенең копиясе: тырыш, эшчән, бик ярдәмчел малай. Ул җиденче класста укый, техника белән кызыксына. Әтисенең «Беларусь» тракторын бик оста йөртә белә. Рөстәм - Ирек Мөнир улының киләчәк өчен ышанычлы алмашы. Рөстәм йорт һәм хуҗалык эшләрен җиренә җиткереп, оста башкара. Йорт-җирне чиста һәм пөхтә тота. Ул Гөлҗиһан әбисенең дә ышанычлы, алмаштыргысыз ярдәмчесе. Әбисенең барлык йорт һәм хуҗалык эшләрен үзе генә башкара: суны китерә, утынны да ярып өйгә кертә, өй һәм йорт тирәләрен һәрвакыт чиста тота. Яраткан әбисенә күрсәткән ярдәме Рөстәм өчен зур шатлык һәм горурлык.

Гөлҗиһан әби үз өендә торса да, тулысынча кызы белән кияве карамагында көн күрә - якыннарының хөрмәтен һәм игътибарын тоеп яши. Ул - бала-оныкларына Ислам дине буенча беренче дәресләр бирүче. Аларны динебез кануннарына буйсынып, шәригать кушканнарны үтәргә өйрәтте. Ак әби дәвамнарына үзенең үгет-нәсыйхәтләрен биреп, догаларын кылып гомер кичерә.

Бу гаиләнең тормыш-көнкүреше гөрләп тора: йорт тулы кош-корт үстерәләр, мөгезле эре терлек, сарыклар асрыйлар (мине - язма авторын да ит белән тәэмин итәләр, зур рәхмәт үзләренә). Бакчада бәрәңге, күп итеп төрле яшелчәләр, урам тулы матур-матур чәчәкләр үстерәләр. Бу йорт хезмәт белән данлыклы. Биредә хезмәт сөюче, саф мәхәббәт диңгезендә гизүче гаилә армый-талмый тынычлык, татулык һәм бәхет иҗат итә.

Өйләренә килеп кергәч тә, сокланып туймаслык: тәртип, чисталык һәм пөхтәлек хөкем сөрә, ягымлылык бөркелеп тора. Бу күренеш, билгеле, хуҗабикәнең казанышлары, уңганлыгы нәтиҗәсе. Флёра ханым - тиктормас, кыю, җитез, бик өлгер гүзәл зат. Өендә дә, эштә дә ул барысына да өлгерә, бар эшкә дә көче җитә. Оптимистик рухлы, шат күңелле, чая, көләч йөзле, тормыш җанлы бу ханым үз һөнәренә бик тәңгәл килгән. Үзенең үзешчән сәнгать коллективына бик оста җитәкчелек итә. Аның коллективы өч авыл - Урта һәм Югары Терешка, Кирюшкино үзешчән сәнгать осталарын берләштерә.

Флёра Абдулхак кызы мәдәният учагында һәрдаим төрледән-төрле ял чаралары: концертлар, дискотекалар, очрашулар, чәй өстәлләре, төрле мавыктыргыч кичәләр оештыра. Авылыбызның фольклор төркеме җитәкчесе буларак, Флёра халкыбызның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, халык биюләрен саклап калуга һәм пропагандалауга зур өлеш кертә. Үзешчән артистларыбыз «Кич утыру», «Каз өмәсе», «Аулак өй» кебек йола бәйрәмнәрен бик оста сәхнәләштерәләр. Сценарийларын Флёрабыз үзе яза.

Авылыбыз, шөкер, яши. Сәнгать тормышы гөрләп тора. Клуб ишекләре балалар өчен дә, яшьләр һәм өлкәннәр өчен дә һәрчак ачык.

Ә Бикбаевларның кызлары Эльвира авылыбызның уңган, эшчән Шәриповлар гаиләсенә килен булып төште. Бу гаилә башлыгы Фатыйх Рәшит улы районда гына түгел, өлкә күләмендә дә танылган, данлыклы фермер. Аның хатыны Мәүҗүдә Шамил кызы - оста, уңган хуҗабикә, матур холыклы, сабыр, түземле, тыйнак, кешелекле ханым. Күңеленә иман нуры сеңгән. Татар хатын-кызларына гына хас булган күркәм сыйфатлар белән ул бик күпләргә үрнәк булып тора. Эльвира каенатасының бухгалтер эшләрен башкара.

Әби-бабай, әти-әни - дүртәүләп Илдар белән Эмильне тәрбияләп үстерәләр. Малайлар әтиләре Илдар Фатыйх улына охшаганнар: игътибарлы, укуга сәләтле, горур егетләр. Бу ике гаилә үзара аңлашып, юл бирешеп, тату гына яшиләр һәм эшлиләр. Хәзерге заманда ике буын вәкилләренең бер түбә астында тату яшәве бик сирәк очрак.

Бикбаевлар гаиләсе дә, Шәриповлар да тормышның кадерен белеп, булганына шөкрана кылып, авыл хезмәтеннән ләззәт табып гомер кичерәләр. Чыннан да, матур итеп яши белгән кешеләрнең тормышлары да, хезмәтләре дә гүзәл һәм күркәм, һәркем сокланырлык һәм үрнәк алырлык. Аларның тормыш нигезе - хезмәткә чиксез мәхәббәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100