news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Өмет» газетасы: Татар баласы ана телен белсен

«Өмет» газетасы: Татар баласы ана телен белсен
Фото: "Өмет" газетасы, https://emet73.ru

Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында И.Хасибовның «Татар баласы ана телен белсен» дигән язмасы чыкты.

Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәгендә Заволжье районы балалар бакчалары мөдирләре белән киңәшмә узды. Анда район мәктәпләренең татар теле укытучылары да катнашты.

Заволжье районы татар автономиясе рәисе Рафаэль Нәҗметдинов кунакларны мәхәллә һәм Ислам мәдәни-агарту үзәге эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Ул балалар бакчалары җитәкчеләрен татар балаларына этномәдәни компонентлы тәрбия бирүдә һәм мәхәллә карамагында Балалар үсеше үзәге булдыруда хезмәттәшлек итәргә чакырды.

«Безнең мәхәлләдә татар, гарәп телләрен, дини кануннарны, журналистика нигезләрен өйрәнү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Якын киләчәктә Балалар үсеше үзәге, Актив озак яшәү үзәге, махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналарын берләштерүче клуб эшли башлаячак. Татар халкының тормыш-көнкүреш музее ишекләре һәркемгә ачык. Шулай ук ачык һавадагы музей һәм парк зонасы ата-аналар белән балаларны көтә»,- диде Рафаэль Әмин улы.

Шәһәр мәгариф идарәсе вәкиле балалар бакчаларының мәхәллә белән бергәләп эшләргә әзер булулары хакында белдерде. Ул мәхәллә базасында балаларга милли тәрбия бирү буенча тәрбиячеләр өчен семинар уздырырга тәкъдим итте. Безнең балалар шәһәр күләмендәге барлык милли-мәдәни чараларда да актив катнашалар, өлкә Сабан туенда ел саен чыгыш ясыйлар, диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Зөфәр Вәлиәхмәтов Татарстанның Россия төбәкләрендәге мәктәпләр һәм балалар бакчаларына дәреслекләр һәм уку-укыту әсбапларын җитәрлек күләмдә җибәреп торуы турында сөйләде. Әлеге мәхәллә карамагында ачылачак Балалар үсеше үзәгенә дә һәрьяклап булышлык күрсәтәчәкбез, диде конгресс вәкиле.

Татарстанның Буа районы имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов үзенең вәгазендә газиз ана теле – туган телебез безгә әманәт итеп бирелүе, шуңа күрә аны кадерләп саклау, өйрәнү кирәклеге турында җиткерде.

«Һәрбер татар баласы үзенең ана телен – татар телен белергә тиеш. Чит илләргә баргач, татар телен белүче кешегә күпкә җиңелрәк – төрки телләрдә рәхәтләнеп сөйләшәсең, аралашасың. Әти-әниләр үзләренең балаларына ана телен өйрәтүдән курыкмасыннар иде», - дип белдерде хәзрәт.

«Сердце вновь оживем» оешмасы җитәкчесе Резеда Ханнанова мәхәллә карамагында махсус хәрби операциягә багышланган патриотик музей ачарга җыенулары турында хәбәр итте. Чынлап та, мәхәлләнең ишекләре һәрвакыт һәм һәркемгә ачык, безнең оешма да биредә үзенә сыену урыны тапты, диде Резеда Фариз кызы.

Ульяновск дәүләт аграр университеты мөгаллиме, фән кандидаты Фаил Мөдәррисов шәһәребезнең 34 нче гимназиясендә татар түгәрәге ачу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ата-аналар мәктәп администрациясе исеменә гариза язсыннар, шуннан соң директор гамәлдәге законнар буенча татар телен өйрәнү өчен бөтен шартларны тудырырга – дәреслекләр, укытучы табарга, татар балаларын бер группага тупларга тиеш була, диде Фаил Адельша улы.

Мәхәллә мәчете имам-хатыйбы Азат хәзрәт мәктәпләрдә татар телен өйрәнү өчен атнасына нибары бер сәгать вакыт бирелүенә карата борчылуын белдерде. Кызганычка, ата-аналар арасында, татар теле кемгә һәм нәрсәгә кирәк соң, ул үлгән, беткән, бөтенләй кулланылмый торган тел бит, дип әйтүчеләр бар, шуңа күрә бүген бар тырышлыгыбызны халыкта милли үзаң тәрбияләүгә юнәлтергә кирәк, диде дин әһеле.

Өлкә татар автономиясенең мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе, 20 нче «Искринка» балалар бакчасы мөдире Иркинә Сәйфетдинова үсеп килүче буынга этномәдәни тәрбия бирү темасына шундый файдалы, эчтәлекле сөйләшү оештырган өчен мәхәллә һәм район татар автономиясе җитәкчесе Рафаэль Нәҗметдиновка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100